Логотип Казан Утлары
Табигать һәм мин

Мөгезле дусларыбыз

Нигә адәм балалары тере җан ияләрен ашыйлар соң? Тамакны җиңдем: ит һәм балык ашамый башладым...

Бәләкәй чакта иң якын дустым ел саен алышынып тора иде. Минем генә түгел, дүрт яшькә олы Рәшит абыемныкы да.

Кәҗәбез һәр елны ике бәти тапты. Ап-ак бәтиләр. Аның берсе – минеке, икенчесе абыемныкы була инде. И сөенүләребез шул чакта! «Тасмалыйбыз» үзләрен: муеннарына киң тасма куеп, аңа төрле төстәге тар тасмалар тезәбез. Бәләкәчләребез мич аралыгында яшиләр, әниләре имезергә кереп йөри. Аларның дәртләнеп имүләре әле дә күз алдымда... Гел аралыкта гына яшәмиләр инде, пыр тузып чабып та йөриләр. Үсә төшкәч, җилле генә сикерә дә башладылар. Әле урындыкка, әле караватка, әле сәкегә сикереп менәләр. Гади генә дә сикермиләр, һавада кыланчык бер борылыш ясап алалар... Иркәлибез инде үз бәләкәчебезне, сыйпыйбыз, аркасыннан кагабыз, мөгез тирәләрен кашыйбыз. Ә кыш җитәрәк аларны суялар да, ашыйбыз инде үзләрен. Тамактан үтә тагын!.. Ләкин, еллар бер-бер артлы уза торса да, суйган чактагы үзәк өзгеч тавышлары хәтердән җуелмады. Тора-бара аларның мәгънәсе киңәйде дә әле: нигә адәм балалары тере җан ияләрен ашыйлар соң? Һәм, ниһаять, тамакны җиңдем: ит һәм балык ашамый башладым. Күңелгә рәхәтрәк булып китте. Һәм, шөкер, тән дә үпкәләми. Утыз ел шулай яшим менә.

 

"КУ" 7, 2016

Фото: архив

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев