Логотип Казан Утлары
Табигать һәм мин

И, арысланкай!

Юлда уйланып бардым: без, адәм затлары, Җирдә элек безгә кадәр дә яшәгән табигать балаларына, йә, ни бирдек соң?

Зоопаркка хатыным Дания белән өч ел элек бардык бугай. Күптән барган юк иде, балачакка кайткандай булдык. Һәм менә, карап йөри торгач, таш бина эченә килеп кердек. Монда да шул ук тимер рәшәткәләр икән. Берничә бүлемне карап үткәч, бөтен игътибарым арысланга юнәлде. Ята иде, һәм бик тә кәефсез ята кебек тоелды ул миңа. Күңелкәем әллә нишләп китте. «И, Арысланкай, – дип дәштем шунда эчтән генә. – Бикбик авырдыр шул сиңа, гаять көчле һәм мәгърур затка, читлектә гомер кичерү!» Сүзгә-сүз хәтерләмим «әйткәннәремне», ләкин мәгънә нәкъ шундый иде. Шулай дип «әйтүем» булды, Арысланкай торып басты һәм миңа текәлде. Күпме шулай күзгә-күз карашып торганбыздыр, белмим, аннары без чыгып киттек. Тагын йөрдек читлекләр карап, ләкин моның тәме юк иде инде миңа. Янә теге бинага кердек. Һәм... без килеп керү белән Арыслан тагын торып басты. Югыйсә каршысында кешеләр дә бар иде инде. Янына килдем, күзгә-күз карашып тагын шактый гына басып тордык. «Хәлеңне аңлыйм, тик ярдәм итә алмыйм шул, киләчәк көннәрең әйбәтрәк булсын иде инде», – дип уйлап куйдым да, кайтып киттек. Юлда уйланып бардым: без, адәм затлары, Җирдә элек безгә кадәр дә яшәгән табигать балаларына, йә, ни бирдек соң?

 

"КУ" 07,2016

Фото: unsplash

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев