Логотип Казан Утлары
Табигать һәм мин

Бөркет килгән авылга

Чулпан авылыннан: – Бөркет килгән әле монда! Әмирләргә ияләшкән, – дигән шаккатмалы хәбәр ирештерделәр. Карчыгалар семьялыгыннан булган бөркет, Кавказ кебек биек тауларда гына яши торган ерткыч кош. Безнең якларда ни калган аңа; козгын яисә тилгән түгел ич ул тавык чебие, бүтән кош-корт аулап йөрергә дип уйланып калдым инде. ...Терлекчелектә эшләүчеләр фермалар тирәсендә бер канаты салынган килеш очратканнар теге кунакны. Ни дип фаразларга да белмиләр. «Цирк арбасыннан төшеп калды микәнни?» – ди берсе гаҗизлектән. «Ул сиңа агач чәкүшкә түгел, төшеп калырга. Таулардан адашып очып килгән ул. Белдеңме?!» – дип кырт кисә икенчесе. Ә бөркет халыктан ятсынып, очарга итенә, тик каты яраланганга күрә, уң як канаты җилпенеп китәргә ирек бирми... Нурлаттагы ветеринария дәваханәсе белгечләренә күрсәткәч, шактый вакыт элек сынган уң канаты дөрес ялганмаганын ачыклыйлар. Аны янә сындырып, гипска катырудан башка чара юк, диләр. Шулай да берара вакыт узу белән үзеннән-үзе рәтләнү, язылу ихтималы да юк түгел икән. Аны ач үлемнән, кышкы суыктан йолып калган мәрхәмәтле хуҗа үзе дә: – Бигрәк жәл бит... Көннәр җылытканчы миндә торып карасын әле шул килеш, аннан күз күрер, – ди ич әнә. Аннары, озын мыек чылгыйларын сыйпаштыргалап, шаяртып өсти: – Бездә дә күңелсез түгел. Дуслашыр, аралышыр өчен әнә йорт куяннары, маэмай, кош-корт бар... Чыннан да, тавык кетәклегенә менеп кунаклаган куе көрән төстәге бөркет үзен искиткеч тыныч тота, бик тере күренә; баш – текә, очлы томшыгын да аска салындырмаган. Бөркетләрнең кечерәк төреннән булса да, һич махы бирә торганга охшамаган. Янәшәдә генә кызыл кәпәчле әтәч кукрайган. Астарак исә үз ояларында эреле-ваклы йорт куяннары кайнаша. Шуларның ник берсенә тисен. Кыскасы, тулы идиллия хөкем сөрә тавыклар аранында. Әнә нәрсә ди бит хуҗа: – «Тимоша» исемле куянны алдына ук куйдым, рәхәтләнеп авыз ит, дип. Юк, ашамый. Күгәрченгә дә исе дә китми. Әллә, мәйтәм, бәладән коткарып, үзенә сыендырган шәфкатьле кешеләрдән үрнәк алуымы?! Башка төрле итне умыра гына бит үзе... Балыктан да баш тартмый.

Иркенлекне, кояш нурларын яраткан бөркетне ачык һавага чыгаргалыйлар. Үзе генә түгел, куян Тимоша белән. Утыра болар янәшә җылы кояшта рәхәтләнеп. Шул чакта фотога да төшереп алдым. Кайтырга җыенганда, авылдашларның берсе «күрше авыл тирәсендә шундый ук бөркет очып йөри иде. Моның пары түгелме икән?» дип ычкындырды... Парлап оя кора, икәүләп балалар үстерә торган кош ич ул. Чыннан да, көннәрдән бер көнне бөркет юкка чыккан. Әллә дөрестән дә ярын очратып кавышулары булды микән?!.

Илдус ДИНДАРОВ. Нурлат

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев