Атларның да тугры җаны бар

Гасырлар дәвамында ат кешенең тугрылыклы дусты, ярдәмчесе, хуҗалык тормышын алып баруда төп таянычы булган. Алар турында китаплар нәшер ителгән, фильмнар төшерелгән, җырлар җырланган. Дөньяда барган үзгәрешләр, техник прогресс ат һәм кеше арасындагы мөнәсәбәтнең беркадәр суынуына китерсә дә, соңгы елларда бу акыллы хайванга карашның уңай якка борылуы сизелә. Республика күләмендә аерым программалар игълан ителде. 7-8 сәгать эчендә ялсыз 70-80 чакрым юл узарга сәләтле Татар аты турында да күп кенә материаллар вакытлы матбугатта үз урынын алды, төрле районнарда ат чабышлары уздырыла башлады.
Һәр авылның атлар белән бәйле кызыклы, гыйбрәтле вакыйгалары күптер дип уйлыйм. Үзебезнең төбәккә бәйле берничә вакыйганы сезгә дә җиткерергә телим. Аларның һәрберсе, чынбарлыкка нигезләнеп, документаль җирлектә язылган.
Рәис Әсәдуллиннар гаиләсен Олы Шыңарда «ат җене» кагылган гаиләләрнең берсе дип санарга була. Рәиснең бөтен эше, үткән гомере атлар белән бәйле булды. Малларга утыз елдан артык азык ташыды, асларын җыештырды, көтү көтте. Янәшәсендә һәрвакыт тугры юлдашы – аты булды. Аеруча күңеленә кереп калган җирән бия – Дишканы ул бүген дә оныта алмый әле...
Озак еллар бергә эшләү дәверендә ат һәм кеше бер-берсен күз карашыннан аңларга өйрәнгән иде шул. «Әйдә», дисәң, кузгала, «трр», дисәң, туктап калган малкай, хуҗасы артыннан ияреп йөри торганга әйләнде. Печән ташыган вакытта чүмәлә янына үзе килеп баса, эш булгач, икенчесе янына күченә дә тагын туктап кала. Әйтәсе, дәшәсе дә юк. Кеше акыллары булган, шундый аңлы малкай иде ул.
Бервакыт хуҗалыкта азык ягы сыегая. Атны тикмәгә генә «борыч тегермәне» белән чагыштырмыйлар бит. Аңа һәрвакыт чемченеп торырга кирәк. Тамак ягын кыссаң, малкай авыр эшкә яраксызлана.
Көнен эштә үткәргән Рәис, караңгы төшеп килгәндә, арбасына чалгысын салып, авылдан читтәрәк урнашкан люцерна басуына юнәлә. Исәбе – бераз печән юнәтү. Ясәвиев Радикның яңарак кына председатель булып килгән вакытлары. Ниндирәк кеше икәнен дә белеп бетермиләр, «хуҗадан» яңа шәпкә курмы сорап йөрү дә уңайлы түгел.
Гөнаһлы юлга чыгуын чамалаган юлчы атын тынычрак, ераграк якка, Түлешкә буена куалый. Бераз чапкалап, арбага төягәнче, караңгы төшә, берничә дистә адымнан берни күренми башлый. Вакытлы булды әле бу, кузгалырга кирәк, дип уйлап кына бетергәндә,авылягыннан,яктыутларынкушып,«УАЗ»машинасыныңкилгәнекүренә. Фара яктысы бөтен басуларны айкап ала да бераз туктап тора, тагын кузгалып китә. «Әйткәннәр иде аны, яңа пред көн саен соңлатып басуларны әйләнә, дип. Хак икән... Болай төнгә калып башка берәү дә йөрмәс, пред инде бу», дип уйлый ул.
«Беттек!» дигән уй сызылып китә егетнең башыннан, һаман үзенә якынлашкан машинаны күреп. «Их, Дишка, Дишка, килеп каптык бугай, уңмас юлга чыгасымны сизеп, җан карышкан иде аны», дип уфтана ул. Шулай, җан дусты белән сөйләшә- сөйләшә, җавап тотарга әзерләнә ат хуҗасы. Биянең ялын тарый-тарый: «Борчылма, борчылма, хурлыгы сиңа түгел, миңа инде моның», – дип пышылдап, әллә үзен, әллә атны тынычландырырга тели ул.
Әллә Рәиснең уйларын бия дә тоемлап аламы, Алланың рәхмәте, арбага җигелгән ат башта алгы аякларына тезләнә, аннан, арткы санын авыр гына җыеп, тәртә арасында килеш җиргә сузыла да ята. Бия дә, аның юеш танавына битен куйган хуҗа да тынып кала. «УАЗ», аны-моны шәйләмичә, утларын балкыта-балкыта, якыннан гына узып китә...
Еллар үтә тора. Дишка да картая. Малкайны, эштән бушатып, фермага кайтаралар. Иткә җибәрү турында сүзләр ишетелә. «Хайванны үзем карыйм, риза булмасагыз, ит бәясен үзем күтәрәм, малкайны әрәм итмик инде», – дип, җитәкче янына барыбер керергә туры килә аңа. Хуҗалыкта һәр тиен исәптә заман, шулай да Дишкага кагылучы булмый. Рәис үзе йә малайлары бияне арканда тота. Торакта чакта да печәннән, солыдан өзмәскә тырышалар. Ферма мөдире Айтуган да, бер-берсен алыштырган председательләр Радик белән Илшат Мисбахыч та бу мәсьәләне бүтән күтәрми, бәйләнеп йөрми.
Сигез ел буена җирән бия лаеклы «пенсионер әби» булып абзарда яши. Кешеләрчә мөнәсәбәтне хайваннар да аңлый икән. Бу очракта кешеләр дә яхшылыкка яхшылык белән җавап бирә. Әйтәсе килгән фикерем шул: замана авыр, дип, хайваннардан да түбәнрәк дәрәҗәгә төшмәсәк иде.
***
Раиф Ибраһимов 1970-1980 елларда Олы Шыңар авылында ат караучы вазифасында эшли. Утыз дүрт ат, дистәгә якын тай һәм кырыкмыш аның карамагында була. Үз эшен тырышып, яратып башкара. Малайлары Миңнәхмәт, Гаделхан да, аталарыннан калмыйча, көн дә фермага йөри. Берсе тагаракны чистартса, икенчесе Мишә елгасыннан су алып кайта, печән кертә, малларга башак бирә.
Миңнәхмәт атларны бигрәк тә үз итә. Кече яшьтән үк җәйләрен ат көтүе ала. Аларны көн дә диярлек Саркыяк астына Мишәгә коендырырга, су эчерергә алып төшә, ялларын тарап, тәртипләп тота. Үсә төшкәч, атланып йөри торган Сынок кушаматлы җирән кашка белән сабан туйларындагы ярышларда катнаша башлый. Ат, хуҗасының үзенә булган яхшы мөнәсәбәтен тоеп, аңа да яхшылык белән җавап бирергә омтыла. Башта – авылда, аннан районда беренче урынны яулый. Колхоз эшеннән бушый алмаган җирән кашканың, айлар буе әзерләнеп, ярышта катнашкан атларны артта калдыруы гаҗәп хәл була, билгеле.
Миңнәхмәт белән Сынок бер-берсен ярты сүздән аңлыйлар. Язга чыккач, малай бахбаена солысын да күбрәк сала, өйдән икмәген, шикәрен дә алып килә, авыр эшләргә җибәрмичә, фермада калдырырга тырыша. Чаптар да сабантуйлар җитүен, ярышка чыгасын алдан сизенә. Көтүдә вакытта да, ялларын туздырып, кешни-кешни чабып, шул рәвешле үзенең бәйгегә әзерлеген белдерә. Сынок ике ел рәттән районда беренче урынга чыга. Тальян гармун, талдан үрелгән өстәл-урындыклар белән бүләкләнә. Күп тапкырлар челтәрләп чигелгән сөлге-яулыкларга, тастымалларга ия була. 1973 елның җәй башында, район Сабан туена өч көн кала, ат колынлый. Ярышларга чыгасы булмаганга, гаилә авыл бәйрәмен тыныч кына үткәреп җибәрә. Икенче көнне исә әти кеше, гадәттәгечә иртүк торып, атлар янына юнәлә. Арада җирән бия белән колыны күренмәгәч тә аптырап калмый, малае атны кичтән арканлап куйгандыр дип уйлый. Үз атына хатынын, күршеләрен утыртып, районга бәйрәм карарга чыгып китә. Сабантуй күңелле генә бара. Менә атлар килгәнен хәбәр итәләр. Мәйданга беренче булып Сынок белән Миңнәхмәтнең керүен күргәч, ата кеше сүз әйтә алмас дәрәҗәгә килә. Өч көн элек кенә колынлаган ат беренче урынны алсын әле!
Эш болай була. Малай, беркемгә дә әйтмичә, иртән сәгать икедә тора. Атлар араныннан бияне һәм колынны алып чыга да Сабага таба китеп бара. Колын арымасынга, акрын гына, ял итә-итә баралар. Таң атканда, урман аша турыга чыгалар. Иртәнге сигезләргә районның бәйрәм үтә торган төньяк өлешенә килеп җитеп, туганнарында малай колынны калдыра. Ни гаҗәп, баласы өчен җан атып торган җирән кашка да артык киреләнми, каршылык күрсәтми. Шулай итеп, ял иткәннән соң, ярыш атларына килеп кушыла һәм өченче мәртәбә беренче урынны яулый!
Моннан соң да әле ул күп ярышларда катнаша. Соңгы елларда, совхоздан чын юртак атлар килә башлагач кына, крестьян хезмәтенең бөтен авырлыкларын тартып барган малкай бәйгедән төшеп кала башлый.
Озак та үтми, Миңнәхмәтне армиягә алалар. Җәй айларын кешнәп, ярыш дәрте белән каршы алса да, Миңнәхмәт кебек «ат җене» кагылган кешеләр кашка биянең тормыш юлында бүтән очрамый инде...
***
Олы Шыңарда янгын сүндерүчеләр бинасын «пожарный» дип йөртәләр. Ул бүгенге Ришат Ахунҗановлар бакча башы тирәсендә урнашкан була. Каршыда каланча тора. Өстә сигнал бирү өчен чаң эленә. Пожарник каланча башыннан, бәла-каза булмасын, дип, авылны күзәтә. Тыныч вакытта, сәгать саен чаңга сугып, басуда эшләүчеләргә вакытны белергә ярдәм итә.
Янәшәдә янгын аты өчен абзар корыла. Өсте ябулы әвеслек эчендә ике йөз литрлы агач мичкә һәм су сиптерү өчен насос көйләнгән арба тора. Җәй эссе килгән елларда атны җигүле килеш тоталар. Башка вакытта да арба тәртәләре күтәртелгән хәлдә, камыт та, ат башына шуып кына керерлек дәрәҗәдә, өрлектәге юкә бавына асылынган килеш саклана.
Озак еллар «пожарный»да Бирка исемле алаша эшли. Аның, хуҗалыкларны колхозга берләштергән вакытта, Шаһи карттан (Шаһиев Котдус абыйның бабасы) алынганлыгы билгеле. Бирка үз эшен төгәл үти. Уттан курыкмый, кирәк вакытта ялкын эченә дә керә. Янгын вакытында ялларына һәм койрыкларына ут капкан очраклар да була хәтта.
Егерме еллап хезмәт иткәннән соң, Бирканы иткә озатылучы маллар янына күчерәләр һәм дәүләткә тапшыру өчен өстәмә тукландыра башлыйлар.
Илленче елларның икенче яртысында Сафиулла абзыйларның ике катлы йортларына ут каба (Ирек Муллахмәтевләр урыны). Авылда янгын барлыгын белдереп, ачы чаң тавышы яңгырый. Пожарник Хәйретдин, яңа атны алып чыкканчы, Бирка ике метр биеклектәге киртәне җимереп чыга һәм насос куелган арбаның тәртә арасына кереп баса. Кеше дә булдыра алмаган осталык белән, эленеп торган камытны башына да киеп куя. Иялек-түшлекне эләктереп, һәлакәт булган урынга чыгып чабасы гына кала. Гомер буе халыкка хезмәт иткән хайван картайган көннәрендә дә үз эшенә тугрылыгын саклый һәм инде, бәлкем, меңенче мәртәбәдер, кешенең чын дусты булуын раслый.
***
50нче еллар ахыры. Нәҗип Шәймәрданов белән Габделхак Кәримов, 7нче классны тәмамлагач, ат көтүе алалар. Көтүдә алтмышлап мал була. Утызы эш аты булса, калганы – картайган яки авыру атлар. Бригадир, яшүсмерләрнең күңелендә нәрсә ятканын тойганга күрә, кырыкмышлар үзегезгә була, дип, аларны гел үсендереп тора. Дөрестән дә, аларга, гадәттә, үзләре өйрәткән тайлар беркетелә. Көндезләрен икәү көтсәләр, төнгә дүрт кеше чыга. Түлешкә астындагы Тар болын алар карамагына тапшырылган. «Бракка» чыгарылган малларны дәүләткә ит өчен әзерлиләр. Атларга өстәмә азык бирелә.
Көтүдә Ярко кушаматлы туры бия генә егетләрнең җелеген суыра. Ул әз генә кычкырганнарын да яратмый. Чыбыркы күрсә, гомумән, җене кузгала: йә көтүне тарата, йә ажгырып өскә килә башлый. Берничә тапкыр, шул чыбыркы аркасында, ат өстендәге көтүчеләрне дә болгап төшерә. Нәҗип абыйның аягында Ярконың тояк тамгасы бүгенгә кадәр саклана әле. Бахбай бары таяктан гына курка, шулай ук таш атып куучыларга да бик шөлләп карый. Холкы шундый кырыс, сәер булса да, көч- куәте, тырыш булуы белән ихтирам казана ул.
1975-1988 елларда Нәҗип абыйга урманчы булып та эшләргә туры килә. Аның карамагында – Оет авылы янындагы урманнар. Гадәттә, хуҗа, атын тугарып, ашарына салып, арбасына бәйләп куя. Үзе исә бетмәс-төкәнмәс урман эшләренә чума. Бервакыт, эшләрен бетереп, аты янына килсә, кызыклы хәлгә тап була. Арбаның бер ягында биясе белән колыны печән ашый, икенче ягында поши үлән чемченеп йөри. Тора-бара бу гадәти хәлгә әйләнә. Кешенең зыян салмавына ышанган кыргый хайван көн саен, аксаклап (аягы күзгә күренерлек дәрәҗәдә шешкән була), ат янына килә. Берничә тапкыр урманчының сумкасындагы икмәген, капкалап алу өчен алган ризыкларын да ялмап куя. Еш кына якында ләм исе чыгарып ятучы сазлыклы урында сәгатьләр буе басып тора, сызлавын, авыртуын баса, күрәсең, аннан кабат бия белән колын янына килеп ята. Кешеләргә, шул рәвешле, урманның шифалы һәм серле урынын калдырып китә ул.
Бер-береңә ышаныч һәм шәфкатьлелекнең безгә генә түгел, хайваннарга да кирәклеген күрсәтүче мисал бу.

 

Айдар Гарипов,
Саба районы Олы Шыңар урта мәктәбенең тарих укытучысы

 

"КУ" 2, 2018

Фото: pixabay

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: