Логотип Казан Утлары
Түгәрәк өстәл

Хак тарихны кайтару юлында

«Казан утлары» журналының 5-6нчы саннарында (2017) Вахит Имамовның «Карабәк» исемле тарихи романы басылып чыгуга, ул тарихчы галимнәр арасында гына түгел, ә киң катлау укучылар арасында да зур кызыксыну уятты, бәхәсләр тудырды.

«Казан утлары» журналының 5-6нчы саннарында Вахит Имамовның «Карабәк» исемле тарихи романы басылып чыгуга, ул тарихчы галимнәр арасында гына түгел, ә киң катлау укучылар арасында да зур кызыксыну уятты, бәхәсләр тудырды. Журналыбыз редакциясенә юллаган сораулар, телефоннан шалтыратулар да күп булды. Шуларны истә тотып, редакциябездә бер төркем галимнәр «түгәрәк өстәл»гә җыйналды. Фикер алышуларда тарихчылар һәм әдәбият галимнәре, фән докторлары Дамир ИСХАКОВ, Фаяз ХУҖИН, Илдус ЗАҺИДУЛЛИН, фән кандидатлары Җәмил МӨХӘММӘТШИН, Рамил ХАННАНОВ, прозаик Камил КӘРИМОВ һәм роман авторы үзе – Вахит ИМАМОВ катнашты. «Түгәрәк өстәл»дә фикер алышуларны журналның баш мөхәррире Илфак ИБРАҺИМОВ алып барды.

 

Илфак Ибраһимов:

– Татар халкының дәүләтчелеге тарихына багышланган фәнни хезмәтләр белән янәшә әдәби романнар, бәяннар, очерклар, поэмалар язылып тора. Шуңа да карамастан, бу тема һаман да колач җитмәслек булып кала. Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институты әнә 7 томлык тарихыбызны бастырып чыгарды. Хак тарихыбызны әлегәчә өйрәнеп бетә алмыйбыз. Тарих фән өчен кирәк булса, тарихи әдәби әсәрләр күпсанлы укучыларыбыз өчен кирәк. «Карабәк» романын тарихчыларыбыз ничек кабул итте икән?

Илдус Заһидуллин:

– Тарихи романнар язылуның берничә алшарты бар, шулар булганда гына бу жанр яши дип уйлыйм. Тарихи роман, беренче чиратта, язучы шәхесе белән бәйле. Вахит Имамов – «чумып» тарихи эзләнүләр алып барган шәхес, ул – төрле чорлардагы милләтебез язмышы белән бәйле вакыйгаларга, күренекле шәхесләр язмышына мөрәҗәгать итеп, әдәби әсәрләр генә түгел, очерк-мәкаләләр, публицистик хезмәтләр иҗат иткән автор. Нурихан Фәттахтан эстафета каләмен кабул итеп, шушы юнәлештә иң актив эшләүче язучы, дип әйтер идем. Икенчедән, татарга кагылышлы тарихи роман сәясәткә барып тоташмый калмый, ягъни Русия шартларында бу хакта язарга «рөхсәт бирелгән» булу шарт. СССР таркалу, коммунистлар партиясен таркату элеккеге тоталитар, тыюларга корылган идеологияне юкка чыгарды, яңа темаларны чикләүләрсез яктыртуга юл ачылды. Өченчедән, тарихи әсәрләр, гадәттә, тарихи хезмәтләр язылгач, чыганаклар басылгач дөнья күрә. Чөнки тарихчылар борынгы чыганакларда теркәлгән вакыйгаларны бер җепкә тезеп аңлатырга һәм, шул рәвешле, тарихи барышны тергезергә омтыла. Татарстанда соңгы ике дистә елда Алтын Урда иң күп сөйләнә һәм языла торган темаларның берсенә әверелде. Суверенитет елларында ул сәяси хезмәт тә башкарды: татарларның бүтән милләтләр белән тигез хокуклылыгын һәм Мәскәү дәүләтенең Алтын Урдадагы урыс олысыннан үсеп чыгуын пропагандалады. Дүртенчедән, милли идеология шанлы тарихи темаларга мохтаҗ, бигрәк тә милли күтәрелеш яки кризис вакытларында тарихи әсәрләргә ихтыяҗ арта. Әдәби сүзнең тәэсире тарихи хезмәтләргә караганда күпкә көчлерәк икәнен искәртсәк, тарихи әсәрләрнең татар укучысының тарихи хәтерен яңартуда мөһим роль уйнавы тагын да аңлашыла төшәр. Гомумән алганда, Алтын Урта дәүләте заманында мәйдан тоткан шәхесләр, дәүләт эшлеклеләре, аларның гамәлләре – иҗат әһелләре өчен бетмәс-төкәнмәс чыганак. Вахит Имамов – шушы бай чыганаклар сакланган мәгарә ишегенә ачкыч яратып кергән язучы. Яңа роман татар язучысының «үз дәүләтен» ничек сурәтләве һәм бәяләве ягыннан да кызыклы. Әйтик, сакланып калган чыганакларның күбесендә Аксак Тимер белән Туктамыш сугышларын, мөнәсәбәтләрен тасвирлаганда, бер шәхесне генә күкләргә чөеп бәяләү өстенек итә. Чөнки Аксак Тимер махсус рәвештә сарай елъязмачыларын, тарихчылар яллаган, үзенең җиңүләре хакында яздырган. Алар исә хуҗаларының җиңелүләрен дә киләчәк җиңүләргә әзерлек, дип бәяләгән. Низамеддин Шами, Шәрәфеддин Йәзди «Зафарнамә»ләрендә һәм XV гасыр башында язылган башка хезмәтләрдә Туктамыш – бигрәк тә 1385 елдан башлап актив тышкы сәясәтен җәелдергәч, Аксак Тимер белән Азәрбайҗан һәм Иран җирләре өчен каршылык килеп чыккач, походлар ясый башлагач, яхшылыкка начарлык белән җавап бирүче шәхес, үз сүзендә тормаучы ялганчы кеше, ә Аксак Тимер гадел хаким буларак күрсәтелә. Биредә чыганакларга тәнкыйди караш сорала. Бу язмаларда теркәлгән Туктамышны гаепләүләрне автор Аксак Тимердән әйттерә кебек, ә менә Туктамышны акларга дәлилләр җитә микән? Туктамыш хан образын тагын да ачыграк – Җучи нәселе вәкиле, үзенә тиешле Алтын Урданы ныгытучы һәм аның көчәюе өчен җан атучы дәүләт җитәкчесе буларак күрәсе килә. Романда Алтын Урдада сәяси кризис вакытындагы сугышлар, ханнар алмашу хакында күп язылгангамы, еш кына алар вәхши, канэчкеч шәхесләр буларак күзаллана башлый. Әйтәсе килгәнем – Алтын Урда төрки халыкларның, шул исәптән безнең бабаларыбызның уртак дәүләте, дип сөйлибез икән, аның уңай якларын калкурак сурәтләү зарур, гәрчә бу бөек дәүләт язучыларның махсус шәрехләвенә мохтаҗ булмаса да. Әсәрдә караңгы төсләр куелыгына бүгенге татар публицистикасында гел тискәре якны калкытып күрсәтүче һәм «самобичевание»гә нигезләнгән фикер сөреше йогынты ясаган кебек тоелды. Гомумән алганда, Вахит әфәнденең бу катлаулы темага алынуы – зур батырлык.

 

Фаяз Хуҗин:

– Әсәрне без кызыксынып кабул иттек, әмма ажиотаж булмады, ыгы-зыгы, шау-шу күтәрелмәде. Игътибардан читтә калдырмавыбызның сәбәбе шул: Вахит Имамов – татарларның башлыча урта гасырлар чорына караган тарихи романнары белән һәм халкыбызның киләчәк язмышын билгеләүдә әһәмиятле роль уйнаган тарихи вакыйгаларга үзенең шәхси, фәндә кабул ителгән рәсми концепцияләргә туры килеп бетми торган бәяләмәләре белән киң катлам укучылар арасында танылу алган язучы. Кызганыч, тарихчылар арасында «Казан утлары»н даими укып, бүгенге татар әдәбияты белән танышып баручылар сирәк. Шуңа күрә галимнәребезнең күбесе бу романны әлегә укымады да, тизрәк китап булып чыгуын көтәләр.

Җәмил Мөхәммәтшин:

– Тарихыбызга багышланган татар телендәге әсәрләрне бармак белән генә санарлык. Шуның өчен Вахит Имамовның «Карабәк» романын укучылар бер бәйрәм кебек көтеп алды. Роман татар тарихының бик четерекле чорын – Алтын Урда дәүләтенең таркалу елларын күрсәтә. ХIV йөзнең икенче яртысында башланган, Чынгыз хан варислары арасында барган тәхет өчен көрәш, ул көрәшкә кулында гаскәре булган әмирләрнең һәм бәкләрнең кушылуы бердәм татар дәүләтенең таркалуына китерә. Элегрәк дәүләте булган Болгар, Кырым, Хәрәзем җирләрендә идарәчеләрнең, үз җирләрен, мал-мөлкәтләрен саклап калу өчен, әлеге көрәштә теге яисә бу ханны яклап чыгулары табигый хәл. Моның ачык мисалы – романда яхшы тасвирланган Карабәк образы.

 

Дамир Исхаков:

– Карабәк шәхесенә бәйле нәсел һәм мирас мәсьәләсенә яңачарак та карарга мөмкин. Гадиләштереп әйтсәң, Туктамыш хан бит инде ул, Мангышлактан чыккан. Аның бабаларының биләмәләре шунда булган. Аннан Туктамыш ханның дүрт үз кабиләсе булуы билгеле: ширин, барын, аргын һәм кыпчак. Карабәкнең шәҗәрәсен карыйк. Аның бабалары Бачман солтанның нәселе бит инде. Бабаларының тарихын язганда, Төркия дә искә алына һәм аннан соң анда сүз Александр Македонский – Искәндәр турында да бара, ягъни шәҗәрәдә аңарга тоташтыру да бар. Моның ни өчен шулай булуының үз аңлатмалары бар. Урта Азия ул гади төбәк түгел. Шуңа күрә Карабәкнең нәселләре мәсьәләсен караганда, аның үзенең дә кем булуын яхшырак аңларга мөмкин. Болар аерым язуны таләп итә. Кайвакыт Аксак Тимер бик көчле гаскәр белән килгән, шуңа күрә Алтын Урда каршы тора алмаган, дип тә әйтәләр. Билгеле, Аксак Тимер гаскәре көчле булган, ләкин бит ул килгәндә, Алтын Урда нинди хәлдә яшәгән?! Әгәр Кара чумалар килеп чыкмаган булса, шәһәрләрдә бик күп кеше кырылып бетмәсә, Аксак Тимер монда якын да килә алмас иде. Ул бит, ни дисәң дә, бер нойон токымыннан чыккан шәхес кенә. Чыңгызыйлар ныгып утырган йөзләп шәһәре булган Идел буе төбәгенә болай гына үтеп керә алмаслар иде. Шуңа күрә монда сәбәпләр күптөрле. Романда язылган әйберләр бик әһәмиятле һәм кирәкле булсалар да, башка сюжетларны да киңрәк кертергә мөмкин иде. Кертү ысулын әйтә алмыйм. Ул – язучы эше. Шуны да истә тотарга кирәк. Тикшереп караган идем, мәсьәлән, минем мәгълүматлар буенча, Карабәк ХIV гасыр ахыры – ХV йөз башында яшәгән булырга тиеш (шәҗәрәдә калган даталар буенча).

Вахит Имамов:

– Ни кызганыч, әдәбиятыбызга тарихи романнар җитми. Гәрчә Тарих, Археология институтлары, Фәннәр академиясе галимнәре соңгы елларда саллы-саллы тарихи китаплар әзерләп чыгарса да, ул җыентыклар күбесенчә рус телендә нәшер ителде һәм тәүге чиратта татар теле һәм әдәбияты, тарих укытучыларының һәркайсына барып ирешмәде. Һәр укытучыга өләшеп чыгу да аз, чөнки китаплар фәнни телдә һәм бик тә метерекләп язылганга күрә, тарихи яктан әзерлексез мөгаллим анда бәян ителгән вакыйга һәм сәяси бәяне бәйнә-бәйнә һәм эзлекле рәвештә төшенә дә алмый. Татар тарихын һәрбер укучыга да мәҗбүри булмаган төгәллек-нечкәлекләрдән арындырып, фәкать төп кыйбласын һәм каймагын гына гади халык теле белән бәян итәсе, нәкъ шундый үтемле шивәдә язылган китапларны рус һәм татар телләрендә нәшер итәсе иде дә бит, ни кызганыч, алар бик санаулы. Шуңа безнең халык үзенең газиз тарихыннан гаять ерак.

Илфак Ибраһимов:

– Без «Болгар дәүләте белән Алтын Урданы бербөтен итеп күзаллауга өйрәнеп киләбез. Болгар Алтын Урдага кадәр дә, Алтын Урда составында да гел алгарышта булган, дибез... Шул ук Вахит Имамов «Утлы дала» романында Болгарга татар-монгол яулары басып керүләрне сурәтләде. «Карабәк» романында Болгарның соңгы әмире Карабәк – Габдулла ханның Алтын Урда дәүләтен саклап калу өчен җан атып йөрүе, көрәшүе сурәтләнә. Туктамыш баскын Аксак Тимергә каршы ике тапкыр 200 меңлек гаскәр туплый. Һәр ике яу алдыннан Болгар әмирлегеннән өчәр-дүртәр төмән җайдак җыеп, Карабәк тә аның әләме астына баса. Шундый көчне Алтын Урда составындагы тагын кайсы олыс бирә алган соң? Әллә монда «әдәби якын килү» күбрәкме?

Илдус Заһидуллин: – Мин Алтын Урда чорындагы Болгар төбәгенә карата «Болгар дәүләте» сүзен кулланмас идем. Элекке Болгар дәүләте җирләре – 1236 елдан соң яңа оешып килүче Алтын Урдада – вилаять, олыс статусында яши башлый. Аксак Тимер походка барганда, ташка яздырган текстка нигезләнеп, 1391 елгы Кондырча елгасы буендагы сугышта аның 200 меңнән артык гаскәрие катнашкан, дип әйтә алабыз. Туктамыш хан да шуның кадәр гаскәр җыйган, дип фаразларга нигез бар. 1395 елда өч көн дәвам иткән сугышта катнашучылар саны да якынча тигез булырга охшый. Бу вакытта Аксак Тимернең гаскәре тагын да күбрәк булган. Әлеге саннар ул заманның иң зур армияләре бәрелеше турында сөйли. Аксак Тимер белән Туктамыш арасындагы сугыш хәрәкәтләрен тасвирлаганда, автор тарихи чыганакларны оста файдалана.

Фаяз Хуҗин:

– Болгар Алтын Урдага кадәр дә, Урда составында да бай икътисады, димәк, хәрби көче һәм мәдәнияте ягыннан да алга киткән өлкә булган. Әмма Алтын Урданы һәм аңа кадәр чәчәк атып яшәгән Идел Болгарын (Болгарстанын) бербөтен итеп күзалларга тырышу тарихи дөреслектән ерак тора. Идел Болгары, исеменнән үк күренеп торганча – хәзерге Идел-Урал татарларының бабалары булган болгарлар дәүләте, Алтын Урда исә – монгол-татар яуларыннан соң әнә шул Болгар дәүләтен юкка чыгарып, аның биләмәләрен, халкын һәм, әлбәттә, башка җирләрне дә кушып барлыкка килгән төркиләр дәүләте. Ул дәүләтнең буйсындырылган халкын, шул исәптән болгарларны да, татарлар дип йөртә башлаганнар. Болгарлар, кайбер тарихчылар әйтүенчә, XIV гасыр урталарында килеп чыккан үләт (чума) эпидемиясе вакытында үлеп бетмәгән (күрше мордвалар, марилар һ.б. халыклар исән калган ич), Алтын Урда составында яшәүләрен дәвам иткән. «Карабәк» романында башлыча XIV гасырның икенче яртысында булып үткән вакыйгалар сурәтләнә. Бик болгавыр заман бу, 20 ел эчендә тәхеттә 25 хан алышынган, барыбызга мәктәп елларыннан ук таныш Мамай һәм Туктамыш, Идегәй һәм Аксак Тимер, алар белән янәшә Болгар ханы Габдулла (Карабәк) яшәгән һәм көрәшкән чор. Аларның барысы да илнең таркала баруына борчыла, дәүләтнең бөтенлеге өчен көрәшә, бары тик шул максаттан чыгып кына тәхеткә омтыла кебек. Әмма тәхет берәү генә, дәгъвачылар күп. Алтын Урданың бердәмлеген саклап калу өчен, ихластан көрәшүчеләр арасында Туктамышның «уң кулы» Карабәк тә бар. Романда сурәтләнгән вакыйгалар шулкадәр ышандыра ки, күпвакыт тарихи дөреслеккә туры киләме алар, килмиме дип уйлап та тормыйсың. Кайта-кайта укыганда гына, кайбер төгәлсезлекләргә тап буласың. Шуларның берничәсе турында әйтеп үтмәкче булам. Кызганыч, автор болгарларны бөтенләй «оныткан». Болгар шәһәреннән чыккан кешеләр бар («болгарлылар»), ә болгарлар, күрәсең, теге чума вакытында кырылып беткәндер – аларны автор бер тапкыр да телгә алмый.

Илдус Заһидуллин: – Берничә җирдә әйтелә бит!

Фаяз Хуҗин:

– Аның каравы, Туктамыш әмере белән Болгар олысын яңадан күтәрү өчен «бушап калган» элеккеге болгар җирләренә кырым татарларын, кыпчак-бәҗәнәкләрне, кыргызларны, тагын әллә кемнәрне күчереп утырта. Берьюлы 15 меңнән артык олау башындагы ирләр (күбесе үзләренең гаиләләре белән!) килеп төпләнә безнең якларга. Күчмәннәрнең гомуми санын 200 меңгә тиңләргә дә мөмкин. Алар составында бик күп гаскәриләр. Габдулла хан үзе дә кырымлы Гәрәйләр нәселеннән дип күрсәтелә (ә без аны һәм аның Алтынбәк белән Галимбәк атлы улларын болгарлардан дип йөри идек). Без, бүгенге татарлар, шуларның токымнары булабыз инде. Уйланырлык нәрсәләр бар монда. Саннар артык күпертелгән, минемчә. Тагын бер төгәлсезлек. Туктамыш хан Болгарга, Карабәк янына килә: «елга буйлап, кораб илә менә», Чулман тамагындагы Айгыр тавын да үтә, «ике тәүлектән соң Ага-Базарга килеп җитүе бар». Соң, елга (Идел) буйлап күтәрелеп, Кама тамагына килеп җиткәч, Болгарны узып киткән була ич инде ул. Каманың Иделгә кушылган җиреннән Болгарга кадәр 30 гына чакрым, аны үтү өчен ике тәүлек кирәк түгел. Шуңа охшаш төгәлсезлек Туктамышка урыс кенәзлекләреннән килгән сугышчыларга бәйле сөйләшүләр барышында киткән: «Муром каласыннан Иделгә килеп җиткәнче, – ди Рязань кенәзе Алексей, – Мукшы урманнары аша узасы бар». Һич алай түгел, мукшылар бит алар Болгардан көньяктарак яшәгән. Туктамышның Болгарда булу-булмавы да – бәхәсле мәсьәлә. Аннан соң Җидесу ул, искәрмәдә күрсәтелгәнчә, Амудәрья белән Сырдәрья арасы түгел (бусы аның Мәваэннәһер дип йөртелә), ә Балхаш күле белән хәзерге Алматы шәһәре арасындагы артык зур булмаган бер өлкә.

Җәмил Мөхәммәтшин: – Романда Габдулла хан белән Карабәк бер шәхес итеп бирелә. Тарихта Урдада акча суккан Габдулла, риваятьләр буенча билгеле Болгар ханы Габдулла һәм шәҗәрәләр буенча билгеле Карабәк бар. Хан Габдулла Азакта – хиҗри белән 764-766 елларда, Урдада – 767-771, Шәһрел-Җәдидтә 766-767 елларда тәңкәләр суга. Бакыр акчалары бары Азакта гына сугылса, Кырымда Габдулла хан исеменнән акча сугылмый. Габдулланың 782 елны Сарай әл-Җәдидтә сугылган акчалары да бар. Туктамыш хан идарә иткәндә, Габдулла ничек акча суккандыр – тарихта билгесез. Риваятьләр буенча, Болгар ханы Габдулла Аксак Тимер тарафыннан Кара пулатта яндырып үтерелә. Шәҗәрәләр буенча билгеле булган Карабәкнең Габдулла хан белән бер кеше булуы турында тарихи фактлар юк.

Вахит Имамов: – Әмма шәҗәрәләр Карабәкнең Габдулла хан булуын раслый.

Җәмил Мөхәммәтшин:

– Габдулла ханны соңгы Болгар әмире булган, дип әйтеп булмый. ХIV гасыр ахыры – ХV йөз башында Болгарда Гали-Дәрвиш акча суга. Ул акчалар бары Болгар шәһәрендә генә табыла һәм аларны риваятьтәге Галимбәк белән бәйләргә мөмкин. Бу вакытта Болгарда бакыр акчаларга күпләп «ук һәм җәя» тамгасын сугу (маркировка) да оештырыла. Ул Гали-Дәрвиш акчалары белән бер чорда яисә аннан соңрак сугыла. Димәк, Габдулла хан үтерелгәннән соң, Галимбәк, Болгарга кайтып, шәһәрне торгызырга тырыша һәм ХV йөз башында Шадибәк исеменнән дә акча сугуны оештыра. Болгарда Шадибәктән башлап Олуг Мөхәммәдкә кадәр булган ханнар акча суга. Шул исәптәп, Болгарда Шадибәк бакыр акча да суга. Димәк, ХV гасырның 20нче елларына кадәр Болгар шәһәре үзенең әһәмиятен югалтмый. «Ук һәм җәя» тамгасы белән көмеш акчалар 1418 елларда, Олуг Мөхәммәднең беренче идарәсе чорында, ягъни Болгарда (Казанда) Гиясэтдин хан идарә иткәндә сугыла башлый. ХIV гасырда Урта Иделдә бер миллион ярым кеше яшәгән, дигән мәгълүмат бар (Алтын Урданың чәчәк аткан чорында бу сан күбрәк булган). Таркалган, ике мәртәбә (1391, 1395 елларда) таланган илдә 200 мең гаскәр җыю мөмкин түгел. Әдәбиятта күрсәтелгән 50 мең дә зур сан.

Дамир Исхаков: – Карабәк белән Габдулла ханны тәңгәлләштерү ул – Марсель Әхмәтҗановның эше. Ул шәҗәрәләр аркылы шундый нәтиҗәгә килде. Шуңа күрә язучының андый хакы бар. Әмма башка версияләр дә булырга мөмкин. Габдулла хан дигән шәхес булган инде ул. Бакыр акчаларда да бар бит аның «Абдаллаһ» дигән исеме. Кайсы нәселдән булуы гына шөбһәле. Әмма аны Карабәк белән тәңгәлләштерүне тарихи чыганаклар нигезендә исбат итеп булмый. Инкарь итеп тә булмый. Шулай да Марсель Әхмәтҗанов үз дәлилләрен китерде. Бу бөтенләй ялгыш караш түгел, ә бер фараз. Әмма Карабәкнең «бәк» дигән атамасы үзе үк аның чыңгызый түгеллеген күрсәтеп тора, ул – нойоннар нәселеннән килгән князь. Алтын Урда составында чакта, болгарлар берничек тә элита була алмый. Анда элита төркемнәре фәкать тик чыңгызыйлар белән бәйле төркемнәр арасыннан гына чыгарга мөмкин. Болгарлар алар, күп дигәндә, сәүдәгәр яки сугышта катнашучы рядовой сугышчылар була алган. Төп хәрби төркемнәр һәрберсе кабиләләр белән бәйле. Туктамыш ханның, әйтик, үзенең дүрт кабиләсе булган икән, шул шәхесләр соңыннан карачы бәкләр булып торганнар да. Башкалар юк анда. Йә ясак түләүче, йә сәүдәгәр буларак акча эшләп йөрүчеләр генә. Ә хакимлек итүче элита ул – бөтенләй башка төркемнәр. Шуңа күрә болгарлардан хан ясау тарихи дөреслеккә туры килми. Карабәкнең нәселе калган, чөнки аның бабасы – Бачман солтан. Алар югары дәрәҗәдәге кешеләр булган. Әмма барыбер статус ягыннан бер баскычка түбән торганнар. Бачман солтан бит ул – мөстәкыйль хөкемдар. Аның туганнары арасыннан кемдер хан да булган. Әмма монголлар кул астына эләккәч, бер кабилә бәкләре буларак кына калганнар <...>


Әңгәмәне тулаем «КУ» журналының 10нчы (октябрь, 2017) санында укыгыз.

Фото: unsplash

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев