Логотип Казан Утлары
СҮЗ КОДРӘТЕ ХАЛЫКЛАРНЫ БЕРЛӘШТЕРӘ

Унике тапкыр килде безгә кыш...

Без исән калдык, аяк астында Иң соңгы тамчы каннар акканда, Яңгырады безнең җырлар тауларда!

Унике тапкыр килде безгә кыш –
Унике тапкыр таудай тетрәтте.
Караңгылыкта безне камчылап,
Күкрәгебезгә сөңге терәтте.
Акылдан язып сугышты дошман.
Безнең кан белән төннәр дөрләде.
Үләксә белән туенган кошлар
Ачлык нилеген ул чак белмәде.
Унике ел буе барды ул сугыш.
Аллаһ, күрәсең, шушы елларда
Уйлаган безне шулай сынарга.
Без исән калдык, аяк астында
Иң соңгы тамчы каннар акканда,
Яңгырады безнең җырлар тауларда!

 

«КУ» 10, 2026

Фото: Шедеврум ии

Теги: шигърият

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев