СҮЗ КОДРӘТЕ ХАЛЫКЛАРНЫ БЕРЛӘШТЕРӘ
Йөзем бакчасы
Безнең бабайлар йөзем иккәндә, Йөзем чиксез мул булып үскәндә, Яшәгән алар шулай муллыкта, Бөтен дөньяны төреп байлыкка.
Безнең бабайлар йөзем иккәндә,
Йөзем чиксез мул булып үскәндә,
Яшәгән алар шулай муллыкта,
Бөтен дөньяны төреп байлыкка.
Шул чакта дошман явыз уй белән,
Килгән атланып чаптар атларга,
Йөзем җирләрен таптап, яндырып,
Тәмам дөньядан сөреп ташларга.
Йөземлекләрне атканнар кисеп,
Килер буыннар белмәсен диеп,
Чыкмасыннар дип, яңадан үсеп.
Ләкин яз килгән, кар аккан эреп,
Ләйсән яңгырлар яуган ишелеп,
Яшь үсентеләр чыккан тишелеп.
Ш а м и л
Җ и г к а е в
«КУ» 10, 2026
Фото: Шедеврум ии
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев