Логотип Казан Утлары
СҮЗ КОДРӘТЕ ХАЛЫКЛАРНЫ БЕРЛӘШТЕРӘ

Беләм

Беләм, ялган яшьләр белән Елап, мине күмәчәкләр.

Беләм, ялган яшьләр белән
Елап, мине күмәчәкләр.
Һәм: «Җәсәде булсын җәннәт
Түрләрендә!» – диячәкләр.
Җеназама хайван чалып,
Ач булмасын өчен халык,
Дуслар мине искә алыр,
Стаканга хәмер салып.
Ә аннары кичкә кадәр
Җәннәт юрап утырырлар.
Икенче көн исә хәтта
Каберемне онытырлар!

К о с т а
Х е т а г у р о в

«КУ» 10, 2026

Фото: Шедеврум ии

Теги: шигърият

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев