Жырлый беләсеңме?

Сораулар күп бирдем, Мостай ага...
Җавапларың җанга ялганды...
«Җырлый беләсеңме?» – дигәнен мин
ни өчендер бирми калганмын.
Тавышың бит җырчыныкы синең –
югары бас, түбән баритон...
– Тавышымда күп нәрсә бар иде,
җитми иде аңа бары тын.
Сөйләшергә, мәзәк-анекдотка,
тост әйтергә, доклад укырга,
шөкер, җитә әле... Күпкә китсә,
тын кысыла, тавыш утыра...
Мин тавышсыз җырлыйм... Эчтән генә...
Искә алам канлы сугышны...
Бер үпкәгә шунысы да җитә...
Мина кисте җырлык сулышны...
"КУ" 05, 2021
Фото: pixabay
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз