Логотип Казан Утлары
Шигърият

Зәңгәр күк, сары арыш...

Серкәләнер сәгатендә – Кан тамчысы башакта...

Зәңгәр күк, сары арыш.

Чиксезлекне ера-ера

Эчкәре үтә барыш:

Биш карыш, җиде карыш...

Тәшвишле төшләнүемә

Төшенмичә, баш ватам:

Серкәләнер сәгатендә –

Кан тамчысы башакта...

Сары арыш, зәңгәр күк.

Киемгә сеңгән кызыллык –

Эчкәре атлаган саен –

Җаныма да сеңәр күк...

Йодрык сыман

Йомарланган

Кояш! –

Юк аңа каушау! –

Җиргә батырырдай булып,

Дөп тә дөп суга башка.

Салкынча,

Дымсу рәхәтлек –

Биш карыш, җиде карыш

Эчкәре...

Дөнья – чиксезлек! –

Зәңгәр күк, сары арыш...

 

"КУ" 12, 2022

Фото: unsplash

Теги: поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев