Логотип Казан Утлары
Шигърият

Үземә әйтәм, син ишет...

Сүзсез калдың, дисез, бу арада, – Туктап торып, бер тын алуым.

Сүзсез калдың, дисез, бу арада, –

Туктап торып, бер тын алуым.

Юкны сөйләп кәеф китәргәнче,

Хәерлерәк дәшми калуым.

Сүз кадере киткән замана бу,

Чәчкәнне бер булыр җыясы.

Чит авызны томалавы җиңел,

Үз телемне ничек тыясы?
Тел белән без таулар күчерәбез,

Күлне дәррәү күккә асабыз.

Иң кирәк сүз соралганда менә,

Кабырчыкка кереп качабыз.

Уңга-сулга – «уклар» очырабыз,

Җитмәсен тик кеше башына...

Акланырлык сүз табылса ярый,

Баскач беркөн Халикъ каршына.
 

 

"КУ" 04, 2023

Фото: unsplash

Теги: поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев