Логотип Казан Утлары
Шигърият

Үзең булсаң...

Дөньясына аңлатасы иде Бу туфанның бөтен дәһшәтен... Татар дигән бөек исемең бар – Үзең булсаң икән, ДӘҮЛӘТЕМ!

Палачларның явыз бурзайлары

Йолыкканда горур җанымны –

Үзең булсаң! – димен. – Үзең булсаң! –

Дөнья белмәс гаҗиз чагымны.

Үзең булсаң, төн куеныннан шыткан

Таңда күрмәс идем кан төсен.

Үпкәләргә тулган шөбһәләрнең

Син таратыр идең барысын.

Телсез-чукрак тәкъдирләрдән аяп,

Үксезлектән йолыр идең дә,

Дала бәгырендә онытылган

Канатлы рух калкыр иңемдә.

Үзең булсаң, бишек җырларыма

Аклануны кушмас идем дә...

Үз канымнан җиде ятлар туса,

Ни йөз белән багыйм Иделгә?!

Дөньясына аңлатасы иде

Бу туфанның бөтен дәһшәтен...

Татар дигән бөек исемең бар –

Үзең булсаң икән, ДӘҮЛӘТЕМ!

 

"КУ" 03, 2018

Фото: pixabay

Теги: шигырь поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев