Логотип Казан Утлары
Шигърият

Зәңгәр күкне тимер кошлар иңли

Киләчәктә гел яктылык булыр, Сугыш утын адәм белмәсә...

Зәңгәр күкне тимер кошлар иңли,

Җирдә чаба тимер хайваннар.

Ярый ла бит зыян салмасалар... –

Ә кешеләр хәлдән тайганнар.

Арыганнар сугыш ачысыннан,

Тимер ярчык очкан дәвердән.

Мең үлемне йөрткән ракеталар

Кубарыр күк чорны кабердән.

Сугыш туктап торган гасырларны

Тарих белми, юк ул хәтердә.

Тынычлыкка сусау – җан түрендә,

Ук шикелле үткән бәгырьгә.

Сынган гомер һәм өзелгән яшәү

Кире кайта алмый ничек тә.

Сабыйларның йокылары тыныч

Булса икән бәллү бишектә.

Аналарның җаны тыныч булсын,

Аталар да ешрак елмайсын.

Кеше булу арткан саен җирдә,

Киләчәкне ныграк тыңларсың.

Өмет, бәхет, изге сөю яшәр,

Иман, намус йөрер янәшә.

Киләчәктә гел яктылык булыр,

Сугыш утын адәм белмәсә...

Җирдә йөри тимер машиналар,

Күктә оча тимер очкычлар.

Кеше кулларында сәгадәткә,

Тынычлыкка илтер ачкычлар. 

 

"КУ" 12,2023

Фото: unsplash

Теги: поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев