Логотип Казан Утлары
Шигърият

Замана

Мин яшәгән заман – ул минеке...

Авыр диеп, һич тә яманламыйм,

Җиңел диеп, һич тә мактамыйм.

Мин яшәгән заман – ул минеке,

Шунда үстем, шунда хак алдым.

Тал бишектән сикереп төшүгә үк,

Яхшылыкны аерып яманнан,

Атлап киткән идем дөнья буйлап,

Юлым дәвам итә һаман да.

Башкаларга үрнәк булмый гына,

Туры килде шулай үтәргә –

Аякларны җирдән аермыйча,

Тидермичә башны күкләргә...

 

“КУ” 3, 2020

Фото: pixabay

Теги: шигырь шигърият поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев