Логотип Казан Утлары
Шигърият

Заман

Заманны юып та булыр Уып-уып, чәбәкләп, Ә аны таплаучыларны Юаргамы бәләкләп?!

И заман, килә сине бер

Юасы, киптерәсе,

Юып бер киптерәсе дә

Иманга китерәсе.

Әллә инде чын хакыйкать,

Әллә инде яман сүз –

Сулау өчен һава бетә,

Заман калса имансыз.

Бер-бер артлы үтә еллар

Бер-береннән шомлырак,

Өметләрне аклар көннәр

Елдан-ел бездән ерак.

Ялган эчкән антларыбыз,

Ялган безнең шигарьләр,

Юллар тайгак, сикәлтәле –

Кая алып чыгарлар…

Заманны юып та булыр

Уып-уып, чәбәкләп,

Ә аны таплаучыларны

Юаргамы бәләкләп?!

 

"КУ" 10, 2016

Фото: pixabay

Теги: шигырь поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев