Логотип Казан Утлары
Шигърият

Үз-үзеңне аямыйча, карамыйча артка...

Мәңгелеккә. Үткәннәргә ташламый күз. Йөгер! Йөгер һәм түз!

Үз-үзеңне аямыйча, карамыйча артка,

як-якларга, чит ятларга кулың сузмый,

ташламый күз, йөгер! Йөгер һәм түз!

Сыдырылсын тезләр, йөзләр, куллар.

Юллар, ләкин юллар кинәт өзелмәсен,

тезелмәсен дошман рәт-рәт, дивар булып,

булып киртә. Һәм һәр иртә кояш чыксын

тик бер яктан. Сөйлә яттан җырларыңны.
Елларыңның сәйләннәрен сапла җепкә.

Ләкин төпкә хатирәңнән китә күрмә (анда төрмә!).

Тирән кермә диңгезләргә – суы салкын.

Сүнәр ялкын, сүнәр хисләр, һәр телеме истән чыгар...

Ләкин чыдар... Күңел, йөрәк (шулай кирәк).

Кирәк терәк. Кирәк терәү. Кирәк берәү.

Көйләү, кайчак, тынычларын шул көйләрнең.

Һәм көлләрнең актыкларын түгү, ташлау.

Мәңгелеккә. Үткәннәргә ташламый күз.

Йөгер! Йөгер һәм түз!

 

"КУ" 07, 2021

Фото: журнал архивыннан

Фотода автор үзе.

Теги: шигырь поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев