Үз-үзенә бер дә охшамаган...
Ташлап барлык дөнья мәшәкатен, Аһ-зарларын, барын, барысын. Кешеләрдән качып, сабыр гына Табигатькә китеп барышым...
Үз-үзенә бер дә охшамаган
Табигать тә бүген нигәдер.
Күз яшьләрен түгеп, быелгы көз
Китмәскә дип, бәлки, килгәндер.
Үз-үземә мин соң охшаганмы?
Нәрсә булды, нәрсә бу җанга?
Гүя тәүге тапкыр күргән кебек,
Карап торам соры җиһанга.
Үз-үземне мин соң югалтаммы?
Әллә инде табам гынамы?
Озаккарак китте, озаккарак...
Бу тормышның мине сынавы.
Качыр мине, качыр, и Табигать,
Кочагыңа алчы син, әйдә.
Терәгем бул олпат, карт имәнем,
Ябалдашларыңны син җәй дә.
Ташлап барлык дөнья мәшәкатен,
Аһ-зарларын, барын, барысын.
Кешеләрдән качып, сабыр гына
Табигатькә китеп барышым...
"КУ" 10, 2018
Фото: pixabay
Теги: шигырь поэзия
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев