Үз дөньяңның гына җүләре бул...

Үз дөньяңның гына җүләре бул,

Үз дөньяңның гына – зирәге.

«Яшәгез, – дип, – бергә...» –

Сипте дә УЛ...

Тормыш безне сайлап иләде.

Иләкләрнең эресеннән уздык,

Иләкләрнең уздык вагыннан.

Ә аннары – намус иләгеннән...

Һәм елмайдык:

«Бүтән... табылмам...»

Карлар сырган юрганына төренеп

Йоклый изрәп... тәмләп...

Карачы!

Үз җаныңа гына хөкемдар бул.

Үз җаныңның гына – палачы.

 

"КУ" 04, 2019

Фото: pixabay

Теги: поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: