Логотип Казан Утлары
Шигърият

Әюп пәйгамбәрнең чишмәсе

Каршы якта гел ургылып торсын Әюп пәйгамбәрнең чишмәсе.

Унсигез ел кичкәч авыр хәлдә,

Сызланудан кипкәч күз яше.

Тешне кысып, бер тибүдән чыккан

Әюп пәйгамбәрнең чишмәсе.

Авырлыклар басса иңнәреңне,

Бер йотым су учлап эчәсе.

Каршы якта гел ургылып торсын

Әюп пәйгамбәрнең чишмәсе.

Дөнья агар, мәңге туктамас ул,

Исәр җилнең исәр исәсе.
Күңелеңдә һаман челтерәсен

Әюп пәйгамбәрнең чишмәсе.

Бер хәрәкәт кирәк авыр чакта,

Үкчәң белән җиргә тибәсе.

Әбелхәят хаҗәтмени, булса

Әюп пәйгамбәрнең чишмәсе?

Унсигез ел яраң сыкраса да,

Сызлансаң да күңелең төшмәсен.

Иманыңа барыбер табарсың син

Әюп пәйгамбәрнең чишмәсен.
 

 

"КУ" 10,2022

Фото: Ринат Нәҗметдинов 

Фотода автор үзе.

Теги: поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев