Логотип Казан Утлары
Шигърият

Юл

Юллар чуалган чорларда, Чуалып зиһен, акыл да, Хыялый булып, саташып Җирдәге җәннәт хакында, Безнең юл, менә безнең юл!

Юллар чуалган чорларда,
Чуалып зиһен, акыл да,
Хыялый булып, саташып
Җирдәге җәннәт хакында,
Безнең юл, менә безнең юл! –
Кем дәшкән? Кемнәр сөрәне?
Фетнәдән азган киләчәк
Тырнагы күзгә терәлде.
Сүзләрне тезеп кәгазьгә,
Әйтерсең гаскәр тезелә! –
Тартышып яшибез һаман,
Хак бар яшәргә безнең дә.
Өзелә гомер бу юлда,
Гарьлектән үзәк өзелә.
Җил искәнне көтә кузлар
Тузгыган учак эзендә.
Караңгыда адашсак та,
Төн әле безне йотмады:
Очкын бар каләм очында,
Эч тулы – гыйсъян утлары...
«Казан утлары». 2017 ел, 5нче сан.

 

"КУ", 05, 2022

Фото: pixabay

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев