Логотип Казан Утлары
Шигърият

Юк икән – юк, бетте-китте...

Юк икән – юк, бетте-китте, Күп сүз болгатып тормам.

Юк икән – юк, бетте-китте,

Башка сүз катып тормам.

Ятып калганчы атсам да,

Атсам да ятып тормам! –

Яңадан алга барырмын

Агымга, җилгә каршы.

Барыр юл тәмамланса да,

Көтә яңа юл башы. –

Яңа уйлар, яңа җырлар

Яктылык, сафлык тулы.

Юк икән – юк, барып чыга

Алмады шул бу юлы –

Тырышу – җәза түгел лә,

Нишлисең, шулай язган.

Шөкер, без түгел дөньяда

Байлыктан, юлдан язган!

Юк, без түгел бу җиһанда

Көнләшкән, кара янган!

Һәр кешенең үз бәхете

Аерым араланган!

Юк икән – юк, бетте-китте,

Күп сүз болгатып тормам.

Ике кулымны селтим дә

Мин китәм башка юлдан!

Мин китәм башка юлдан!!!

 

"КУ" 12, 2020

Фото: pixabay

Теги: поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев