Логотип Казан Утлары
Шигърият

Юату

Иң зур кайгылар да, күп дигәндә, Бер гомерлек бит.

Кайгы карасы да,

Сагышларның

Сарысы да үтә.

Өзгәләнмә, дустым:

Мәңгелектә

Барысы да үтә.

Яши-яши, шуны гына, дустым,

Без белерлек бит:

Иң зур кайгылар да, күп дигәндә,

Бер гомерлек бит.

Шат булсаң да,

Иң зур шатлыгың да

Түгел бит мәңгелек:

Гомерең беткән чакта

Ул да үтә,

Йә аннан да элек...

Тагын ни дим,

Шул сүзләргә колак

Салып кара, дустым.

Чарасызда

Үземә дә шулар

Соңгы чара, дустым.

 

"КУ" 11, 2016

Фото: unsplash

Теги: шигырь поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев