Логотип Казан Утлары
Шигърият

Юану

Үтеп китте яшьлек... Карап калдым... Ап-ак иде кигән күлмәге.

Үтеп китте яшьлек... Карап калдым...

Ап-ак иде кигән күлмәге.

«Сау бул!»  – диеп дәштем, борылмады,

«Хуш инде!»  – дип кулын бирмәде.

«Кире кайтыргадыр исәбе» – дип,

Юаттым мин шулчак үземне.

Бөре булып өмет борын төртте,

Кояш үпте сулган йөземне.

 Яшәрепләр киттем... бер ым җитә

Яшәтергә өстәп көч һәм дәрт.

Күңел һаман унсигездә булгач,

Яши анда керсез мәхәббәт. 

 

"КУ" 08,2022

Фото: unsplash

Теги: шигырь поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев