Логотип Казан Утлары
Шигърият

Әйтелмичә калган сүз

Кайчакларда шулай була икән  – Әкрен генә поезд кузгала, Ерагая ара, бер-береңә Әйтеп өлгермәгән сүз кала.

Кайчакларда шулай була икән  –

Әкрен генә поезд кузгала,

Ерагая ара, бер-береңә

Әйтеп өлгермәгән сүз кала.

Мин сизендем, ләкин аңламадым,

«Түз, сикермә, – дидем, – йөрәк, түз!»

Бәргәләнде вокзал почмагында

Син әйтәсе миңа кирәк сүз.

Син аңладың  –  поезд кире килмәс…

Йөрәгемне уйды карашың.

Нигә шулай авыр икән үтү

Күңел белән күңел арасын?

Инде тормыш поезд кебек чаба,

Ә бит ничек әкрен кузгалды.

Бик үкенеч: гомер  почмагында

Әйтелергә тиеш сүз калды.

Мин вокзалда. Борылам да карыйм,

Пышылдаган аваз колакта.

Өзгәләнгән, телгәләнгән бер сүз

Елап карый миңа ерактан.
 

"КУ" 02,2022

Фото: pixabay

Теги: шигырь поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев