Логотип Казан Утлары
Шигърият

Әйт миңа

Шулчакта... хәсрәтле йөзләргә Ниһаять, елмаю җәелер. 

Әйт миңа, олы сер чишкәндәй,

Бар – диеп – бу җирдә ышаныч.

Офыкта – таң, диген – югыйсә,

Яшәвең (җан асрау?) кызганыч...
Әйт миңа – ышандыр – мәхәббәт

Әле дә исән дип дөньяда!

Югыйсә... беләсең – кемгәдер

Без күптән шыр чыккан дивана...

Әйт миңа – өмет, дип, барыбер

Иң соңгы нәүбәттә үләчәк...

Ышандыр, инандыр! Бар, диеп,

Хыялдан яралган киләчәк!

Әйт миңа, пышылда догадай:

Син ялгыз түгел лә, без – күбәү!

Мөмкинме бу җирдә җаннарны

Тигәнәк буенча тигезләү?
Әйт миңа – бер сүзең, бер ымың –

Никадәр кадерле бу көндә.

Иртәгә, кем белсен, кемнәрнең

Башлары куелыр бүкәнгә...

Әйт миңа, ышандыр – иманым

Дөньяны коткарыр әле бер!

Шулчакта... хәсрәтле йөзләргә

Ниһаять, елмаю җәелер. 

 

"КУ" 03, 2023

Фото: unsplash

Теги: поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев