Логотип Казан Утлары
Шигърият

Ышанмыйм

Хакыйкатьтә татар хакын хакимнәрчә төрле яклап даулый алыр инсан мин...

Не верю, что в чак-чаке нет кукурузы!

Н.Хрущёв

Хакыйкатьтә татар хакын хакимнәрчә

төрле яклап даулый алыр инсан мин...

Өммәтләргә Аллаһ җир-су өләшкәндә,

аның йоклап калырына ышанмыйм.
Кайчак тарих катламнарын җәһәт кенә

айкап чыгар телмәтләргә охшаш мин.

Мәмләкәтчел падишаһлар тамырында

татар каны булмавына ышанмыйм.

Вакыт-вакыт мөритләре арасында

гыйрфан нуры таратучы ишан мин.

Гадәләтле гарше әгъля галәменең

татар телен белмәвенә ышанмыйм.

Ара-тирә киләчәкне оракулдай

күзаллаган аяктагы ис-аң мин.

Терек җанлы татар халкын борчып торыр

инкыйразның җитәсенә ышанмыйм.

Ышанмыйм!..
 

 

"КУ" 07,2022

Фото: unsplash

Теги: поэзия татарча шигырь

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев