Логотип Казан Утлары
Шигърият

Җырланачак җырлар турында

Аны әле җырланмаган, Җырланачак хисләр исертте!..

...Арт урамда берәү авыр башын салган цементка,

Ул эчмәгән үзе, ләкин аны

Җырланмаган җырлар исерткән.

Х. Туфан. «Җырланмаган җырлар турында»

Туфан!

Таш урамда башын салган егет

Синең тиргәвеңне ишетте.

Әйе,

Аны әле җырланмаган,

Җырланачак хисләр исертте!..

Бөек җиңү алып килгән хисләр

Сыеша алмый таша күңелдә;

Әйтче:

Кайсын шунда җырлап бетереп була

Безгә тигән кыска гомердә?

Һәрбер фронт безгә зур көрәштә

Тиңсез җиңү алып китерсә,

Һәрбер җиңү алып килгән хисләр

Үзе белән безне исертә.

Ә җырлаучы кайда шул хисләрне?

«Җырчы» урыны көтә иясен.

Бөек еллар җырда үз Ленинын

Тудыралмый калды, күрәсең...

Маңгай бөдрәләрен туздырып, мин

«Мазут» суы аккан урында

Уйлыйм, Туфан,

Әле җырланмаган, 
Җырланачак хисләр турында.

Ташлап киттем

Тамбов урманнарын,

Нишлим? –

Шау-шуларга йөрәк чыныккан.

Давылларда туып канатланган

Бунтарь йөрәк качты тынлыктан.

Хәзер инде Тамбов урманнары

Төшкә генә минем керерләр.

Ләкин

Дус агайлар минем җырларымда

Мәңге шәүлә булып йөрерләр...

«Әүхәди»не минем җырларымда

Әле,

Туфан, бик күп күрерсез,

Минем белән әле киң кырларда

Бик күп атлар көтеп йөрерсез...

Ләкин бүген менә «арт урамнан»

«Мазут» суы аккан урында

Уйлыйм

Жырланмаган, –

Киләчәктә

Бер җырланыр җырлар турында.

«Безнең юл» .

1926 ел, 11–12нче сан

"КУ" 05, 2022

Фото: pixabay
 

 

Теги: поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев