Логотип Казан Утлары
Шигърият

Йөрәкләр сулык-сулык...

«Сүз иреге» дигән сүзләр Кайта кабат, Набат булып. Хокук кайта! Тик йөрәкләр Никтер һаман сулык-сулык... Сулык-сулык...

«Ирек» дигән изге сүзне

Дисбе сыман тезде еллар.

Еллар тезгән дисбеләрне

Сытты сукмак, изде юллар.

Ирек булып килгән язлар

Яфрак койды, көзләр булып.

Матди көрлек, рухи хөрлек

Калды бары сүзләр булып.

Юллар изге булмыйдыр шул,

Сәдакалар биреп кенә:

Ул юллардан бар да йөрде,

Тик йөрмәде... ирек кенә.

Аны еллар тагын тезде

Халык күңеле дисбесенә,

Акылларның аңлысына,

Йөрәкләрнең хислесенә.

Сүз иреге булып килә,

Тагын килә якты язлар –

Бар тавышка чыңламакчы

Сыкрап кына сызган сазлар.

Чыңласыннар!

Тыңласыннар

Аны изге юлдагылар:

Чыксын күңел зинданыннан

Хак сүзләре кулдагылар.

«Сүз иреге» дигән сүзләр

Кайта кабат,

Набат булып.

Хокук кайта!

Тик йөрәкләр

Никтер һаман сулык-сулык...

Сулык-сулык...

 

"КУ" 10, 2017

Фото: pixabay

Теги: шигырь поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев