Логотип Казан Утлары
Шигърият

Йөрәк тәрәзләрен шигырь чиртә

Мәхәббәтне баш таҗыдай үргән Бу – минем Йөрәк.

Йөрәк тәрәзләрен шигырь чиртә –

Төн һавасын сулыйм йотлыгып.

Керфекләре йолдызларны сыйпый –

Бу – минем Болыт...

Төш пәрдәсен ярып җилләр иссә,

Йолдыз йокысыннан уяныр.

Һәр тамчысы – бер җыр булып төшәр –

Бу – минем Яңгыр...

Сөенечләр рәт-рәт тезелеп тора –

Кайгылар чигенә куркудан.
Сагышлары шау чәчәктә әле –

Бу – минем Урам...

Бәхетемнән күккә ашар өчен

Күп тә түгел, бары Син кирәк.

Мәхәббәтне баш таҗыдай үргән

Бу – минем Йөрәк.

Дөнья үзе яратудан тора,

Һәр мәл – бер могҗиза, бер тылсым.

Йөрәгемә кушылып бер Җан тибә –

Бу – минем Улым... 

 

"КУ" 06, 2023

Фото: unsplash

Теги: поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев