Логотип Казан Утлары
Шигърият

Йөрәк сүзем

Үз Ватаным – алтын, Йөрәк сүзем – ялкын ...

Үз Ватаным – алтын,

Йөрәк сүзем – ялкын –

Дөрли-дөрли яна хисләрем:

Искән җилкәем дә,

Туган телкәемдә

Гарен сөйли иртә-кичләрен.

Үз Ватаным – алтын,

Йөрәк сүзем – ялкын,

Кот качырып Җирем-Күгемнән –

Туган телгә – күсәк,

Йа, Раббым, дисәк,

Әүлиялар калкыр гүреннән.

Үз Ватаным – алтын,

Йөрәк сүзем – ялкын,

Набат суга таулар, кыялар:

Кагылмагыз Телгә!
Иң авырткан җиргә,

Имин булсын, дисәк, дөньялар!

Үз Ватаным – алтын,

Йөрәк сүзем – ялкын –

Шушы Сөю белән яшим мин.

Шушы Сөю белән,

Янып-көю белән Түбәм биек,  

      Якты,        

      Дөньям – киң!

Үз Ватаным – алтын,

Йөрәк сүзем – ялкын:

Сөйлик сүзнең маен чыгарып! –

Галәм залларында,

Гавам алларында,

Анам теле белән сугарып!   

 

"КУ" 09, 2021

Фото: pixabay

Теги: шигырь поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев