Логотип Казан Утлары
Шигърият

Йолдызлар атыла, атыла...

...Кап- кара тынлыкны яктыртып, Йолдызлар атыла күгемдә.

Йолдызлар атыла, атыла...

Аларны атарга кем хаклы?

Күкләрдән уярдай-җуярдай

Йолдызда ни гаеп ул чаклы?!.
Яктысы чамасыз, диләрме?

Нурлары бик  нурлы  түгелме?

...Кап- кара тынлыкны яктыртып,

Йолдызлар атыла  күгемдә.
 

"КУ" 09, 2021

Фото: pixabay

Теги: шигырь поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев