Логотип Казан Утлары
Шигърият

Йоклар әле бу ил чак кына

Йоклар әле бу ил чак кына, Таң да ата монда сак кына...

Йоклар әле бу ил чак кына,

Таң да ата монда сак кына,

Тауларын да сарган ак томан,

Йокы белән төргән шәл сыман.

Бөккәлидер күндәм талларын

Давыл түгел, зәгыйфь җилләр дә.

Хисләр каткан монда таш булып

Егәр сүнгән тимер билләрдә.

Акча төсләренә манчылган

Тамырлардан бәргән кан монда.

Базарлардан алган бәяле

«Саттым-алдым» һәрбер җан монда.

 

"КУ" 12, 2017

Фото: pixabay

Теги: шигырь поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев