Логотип Казан Утлары
Шигърият

Ымсыну

Яңа ел таңы. Сызыла күңел. Тәрәзәләргә кыш бизәк сара.

Яңа ел алды. Алгысый күңел.
Күңелне үртәп, ап-ак кар ява.
Җан һаман сабый, —
Могҗиза көтә, —
Чәчәк атар күк серле абага.

Яңа ел таңы.
Сызыла күңел.
Тәрәзәләргә кыш бизәк сара.
Челтәрләп үргән боз бизәкләрдә
Чәчәк атмаган ап-ак абага.

 

"КУ" 01, 2021

Фото: pixabay

Теги: шигырь

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев