Логотип Казан Утлары
Шигърият

Йөгерек дулкыннар диңгездә...

Ак дулкын, ап-ак кар – бер дөнья, Бу аклык бик якын күңелгә, Әйтерсең, ак карлар Иделдән, Чук булып дулкынга чигелә...

Йөгерек дулкыннар диңгездә,
Йөгерек дулкыннар күңелдә,
Күбеккә чолганган дулкыннар
Күңелдә бәйләнгән Иделгә.
Диңгездә йөгерә ак дулкын,
Иделдә җемелди ап-ак кар.
Яз җитәр, ташкынга әйләнеп,
Диңгезгә кушылыр ак карлар.
Ак дулкын, ап-ак кар – бер дөнья,
Бу аклык бик якын күңелгә,
Әйтерсең, ак карлар Иделдән,
Чук булып дулкынга чигелә...

 

"КУ" 03, 2021

Фото: pixabay

Теги: поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев