Логотип Казан Утлары
Шигърият

Җәйге сюита

Көймәләр – дулкын тирбәлешендә, Ишкәкләр – янган беләкләр көчендә, Таң нуры – таудагы имәнгә сөртенгән.

I

Көймәләр – дулкын тирбәлешендә,
Ишкәкләр – янган беләкләр көчендә,
Таң нуры – таудагы имәнгә сөртенгән.
Төймәләр – кызлар, йә бер ахмак түшендә,
Чәчәкләр – кояшка изерәп бөтенләй чишенгән.
Табигать йомылган ямьле җәй эченә.

II

Дулкыннар ерак ярларга тезләнә,
Беләктән тамчылар тәгәри тезләргә,
Ахмаклар җил чәчә, кызлар җилләрне яшерә,
Кояш кыскалап күзләрен үрелә гөлләргә дәшәргә –
Килегез, көтә ул...
Ә үзе – җирдә кайчаннан...
Белмәгән – тартыла, белгәннәр кача аннан.

III

Җәйнең тыгыз рәшәсе йөгерә кыр буйлап.
Урманга сөрлекте. 
Каршыда – күбәләк көтүе уйнап кинәнә. 
Рәшә хушбуе һавада.
Күбәләкләр урманга чумалар, чыгарга яңадан
Гомерләре калыр микән? 
Көтәләр уйсулыклар,
Тирән күл камышлары, сай сулыклар...

IV

Болын печәнчеләрне көтә. 
Челлә.
Печән төшкән.
Мәтрүшкәләр тере чәчкәдә. 
Җиләкләр пешкән.
Сөтле балавыз – җелек тулышкан солы төшенә,
Күкчәчәкләр үрелә үтеп баручы кызның чәченә.
Сукмак ерактарак, алар солы арасында,
Кызның уе башка – моңлы сер карашында.

V

Офык ягына иелә-бөгелә игеннәр йөгерә.
Питрау!.. 
Бүгенән тургайның җырлары өзелә...

Тузан арасында кырмыскалар. 

Чикерткә – зур табыш.

Түмгәклеккә табан сөйриләр. 

Галәми бер язмыш.

Күз сал да читләтеп үт, яшәүгә комачаулама.

Сәлам сезгә, кырмыскалар, туган-тумачадан...

VI

Арыш өстендә – җилләр, урман өстендә – болыт,

Болыт өстендә – кояш, гөлләрне үпкән. 

канәгать булып

Тәгәри тау артына. 

Кояш өстендә галәм. 

                 Галәм. 

                       Галәм...

И Аллаһ, сине кем тудырды? 

(Гөнаһлы бәндәдән

Тагын ни көтәсең?..) 

Сораулар күп, җавапны белүче – Син!

Җаным кайсы галәмдә адашкан соң? 

Күрүче – Син!

VII

Син – өстә! 

Без – түбән, һаман да төптәрәк.

Күзәтчеләр бармы Сине дә – өстәрәк?.. 

                 Өстәрәк?..

                       Өстәрәк?..      

Кырмыскалар янында кырмыска буласы килә.

Күбәләк булып очып, уйныйсы килә.

                 Көлә.

                       Көлә...

Күкчәчәк булып үреләсе килә үтеп баручы кызга.

Әйләнәсе килә кыз күзендәге моңга.

VIII

Дулкын тынган, көймәләр ярга төртелгән,

Ай чыккан, таудагы имәнгә сөртенгән.

Ишкәкләр яталар комлыкның читендә.

Төймәләр өзелгән, кемнеңдер изүе чишелгән.

Чәчәкләр илендә ялгыз җил йөренә,

Табигать йомылган җанымның түренә.

 

Авторның башка шигырьләрен "Казан утлары" журналының ИЮЛЬ 07, 2020 санында укый аласыз.

Фото: http://pixabay.com

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев