Логотип Казан Утлары
Шигърият

Җыенда

Гадел булу язганмы бу заманда? Хакның хакын уйлар вакыт җиткәнме? Читлек кемгә: Бүрегәме? Эткәме? Әллә нәүбәт янә Гаделлеккәме?!

Барлык киек-җанвар җыйнаулашып,
Читлектәге яшь бүрене хөкем итә.
Уен эшме?! Бугазлаган эт өерен!
Кемдер җәза даулый, кемдер аяу көтә.
– Ул яшь әле, – ди Карт Бүре, – кызу канлы. –
Өер башлыгына куйыйк бу дәгъваны.
Кем өстергән ул өерне аңа каршы?
Әнчек түгел бүре ләса! Җавап – шушы!

– Котыртучы күп булыр ул, – ди бер Төлке,
Һәрберенә ябырылу – бу бит көлке.
Җайлашмыйча ничек гомер итмәк кирәк?
Бер хәйләсез көн күрүче илдә сирәк.
– Хәйлә белән мәкерне син гел бутыйсың! –
Вәкарь белән сөйләп киткән бер Арыслан. –
Хәйлә-ачкыч эзли бары үзенә йозак,
Мәкер азса, һәр адымда булыр тозак!
Төлкедән дә, Бүредән дә шүрләп, Куян,
Һәрберенең сүз ахырын җөпләп куйган:
– Әйе, әйе... Көчләр тигез түгел... – дигән.
– Әйе, әйе... Яраклашсаң – җиңел... – дигән.
Сүз әйтүне кирәк тапкан Ябалак та:
– Өер кануны куркыныч ялгызакка.
Ялгызларны яклыйк диеп, дау күтәрик,
Күмәк гамьнең көч-куәте – яу китәрлек!
P.S. Бәхәс әле тынмаган, ди, һаман да.
Гадел булу язганмы бу заманда?
Хакның хакын уйлар вакыт җиткәнме?
Читлек кемгә: Бүрегәме? Эткәме?
Әллә нәүбәт янә Гаделлеккәме?!

 

"КУ" 05, 2021

Фото: pixabay

Теги: мәсәл

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев