Логотип Казан Утлары
Шигърият

Язылмаган канун

Әйе, миңа – үз милләтем данын Яшәтәсе, саклап каласы!

яки татар кызының әхлак кодексы

Заман сорый гүя: «Син кем? – диеп,

– Кайсы халык, өммәт баласы?»

Әйе, миңа – үз милләтем данын

Яшәтәсе, саклап каласы!

Кан тибешем булып, тамырымда

Татарлыгым ярсып сүз ала:

«Үз дәвамың, нәсел шәҗәрәңә

Лаек булырсыңмы, кыз бала?!»

Буең-сының, гүзәл холкың белән

«Үрнәк бул!» – дип дәшә йөрәгем.

Гадел сайланышка уй тотканда,

Милли рухым – иң зур терәгем.

Ата-баба сүзен кечкенәдән

Салып куйдым күңел түремә:

«Йортың балкып торса, калебеңнең

Сафлыгы да шуннан күренә!»

Вак-вак кына кисәм токмачымны,

Чәкчәк, өчпочмагын пешерәм,

Көйли-көйли чигү чиккән чакта,

«Бишек җыры»н искә төшерәм.

Бисмиллалы дога-теләк белән

Каршы алам һәрбер көнемне.

Бурычым ул – киләчәккә илтү

Ана телем – туган телемне!

Заман сорау бирсә, җавабым нык:

«Кем булуым һәрчак исемдә!»

Ышандыра алам: тап төшермәм

«Татар кызы» дигән исемгә!
 

"КУ" 04,2022

Фото: pixabay

Теги: шигырь поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев