Язылганы – маңгаенда...

Язылганы – маңгаенда,
Укый белеп укысаң.
Дөньяны биләп алса да,
Илбасарга җир кысан...
Күкләрне биләп алса да,
Сулыш җитми – тарсына...
Дәгъва кыла комсыз кавем
Җир шарының барсына...
"КУ" 12, 2017
Фото: pixabay
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз