Язсам гына, яшәвемне раслыйм...

Халык шагыйре... Бу мәртәбәле исемгә аңлатма соралмый да кебек. Моңа ирешү өчен гади яшәешең һәм зур иҗатың белән халкыңның күз төбәп торган кадерлесе булу да җитәдер, бәлки. Равил Фәйзуллинның август муллыгын туплаган олуг гомер бәйрәмендә укучыларыбызга аның һәр китабыннан бер шигырь бүләк итсәк, мөгаен, шагыйрь хакында алар күбрәк сөйләрләр... Ә без, редакция коллективы, «Казан утлары» журналын чирек гасыр буена җитәкләп, халкыбызның рухи дөньясын үз милли югарылыгында тоткан, бүгенге көндә «ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыятендә хезмәт юлын дәвам итүче шагыйребез – Равил Фәйзуллинны юбилее белән ихлас котлыйбыз! Аңа саулыксәламәтлек, дәвамлы иҗат телибез!

ЯЗСАМ ГЫНА, ЯШӘВЕМНЕ РАСЛЫЙМ...

Вакыт Алай үтелгән вакыт... Болай үтелгән вакыт... Яшәп үтелгән вакыт, Яшьнәп үтелгән вакыт – Бүтәннәр бәхете өчен Сарыф ителгән вакыт! Таң Таң ата дип ишеткән бар Әбидән дә, бабайдан да; Ә үземнең таң атканын Күргәнем юк беркайчан да. Бүген менә шуңа күрә Уяндым да караңгыдан: – Таң ничек ата соң? – диеп, – Тәрәзәдән карап торам. Башта үзем куркып куйдым – Караңгыда күрә алмам. Хәзер тышта якты инде, Таң атканын күрми калмам! *** Сагышларны ике куллап, кысып-кысып, кысып-кысып сыгарга иде! Шатлыкларны иң өстенә сыйган кадәр, сыйган кадәр өяргә иде! Чын җырларны җилфердәргә биеккәрәк, биеккәрәк эләргә иде! Кер чайкыйлар кызлар. Тезләрендә – Кояш! Күзләрендә – Яз! Ярымачык күкрәкләре оялган күк бераз... Кер чайкыйлар кызлар. Тезләрендә – Кояш! Уйларны да, керләр кебек, ак иткәнче, пакь иткәнче, эх, чайкарга иде! *** Мин сине ничек яраттым! Мәктәп юллары белә. Синең эзне аера идем мең эздән, карау белән. Мин сине ничек яраттым! Искә төшерәм дә тынам. Орыну түгел, күз атсам да рәнҗетер идем сыман. Мин сине ничек яраттым! Киттең читкә. Көтмәдең. .............. Хәбәрең бар: нигә шулчак үзеңнеке итмәдең?! Каян белим ди мин ул чак кавышу-кушылулар барын. Сине яраттым. Яраттым. Яраттым... Менә шул бары. *** Күзләрдән оят булыр күрмәсәк дөньяны. Карсак калкулык та күз сирпешен киссә, «Мин давыл!» – дип, янда мескен җилләр иссә... Биектән башкача – гөл дә, чүл дә, ил дә. Тау да, үзән дә бер тик җебегән иргә. Бөркетләр түмгәктә канатларын җилпи. Басар кыя җитми, менәр күге җитми. Таңнарын бөркетләр, һай, ничек очына! Таң гүя тау. Менмәкче шул тауның очына. Ах, тау юклыклар! Кыя юклыклар! Күз текәмә кая – үзән, калкулыклар... Ах, тау юклыклар! Кыя юклыклар! Үзән, калкулыклар күз текәмә кая... Бөркетләр түмгәктә канатларын кага... Тырнаклары чумган... Ә күзләре яна! Биектән бөтенләй башкача күз алды.
Равил Фәйзуллинның башка шигырьләрен "Казан утлары" журналының 8нче санында  (2018) укырга мөмкин.
Фото: "Казан утлары" архивыннан

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: