Логотип Казан Утлары
Шигърият

Язмышым рәсемен ясадым...

Моннан соң ясамас булдым мин Туачак көннәрем рәсемен...

Алдагысын Аллаһ белә…                                

Әбием сүзләре

Язмышым рәсемен ясадым,

Киндерен алдым да хыялның.

Алдагы көннең hәр мизгелен

Иң ачык төсләргә буядым.

Куйдым да тәрәзә төбемә,

Тынычлап йөрдем мин. Ә рәсем
Чыланган яңгырга. Җил белән

Ачылып киткән дә тәрәзем.

Буяулар томанлы – кушылган.

Тапланган ап-ачык рәсемем.

Моннан соң ясамас булдым мин

Туачак көннәрем рәсемен...
 

"КУ" 07, 2022

Фото: unsplash

Теги: поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев