Логотип Казан Утлары
Шигърият

Язмышлар кабатлана

Язмышлар кабатлана...

Аллаһтан да өстен итеп,

Кемне дә сөймә икән!

Изге канунны бозганнар –

Корабсыз калган җилкән...

Әйттеләр: «Кызый, әниең

Ялгышын кабатлама!»

Йөрәгем – әнкәйдән мирас,

Язмышлар кабатлана...

 

"КУ" 6 (июнь), 2019

Фото: pixabay

Теги: шигырь поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев