Логотип Казан Утлары
Шигърият

Язмыш йөзеге

Яшьлегемдә таман сайлангандыр Бармагыма кигән йөзегем.

Кеше язмышлары кирәк түгел,

Бик кадерле миңа үз йөгем,

Яшьлегемдә таман сайлангандыр

Бармагыма кигән йөзегем.

Алтын түгел, гәүһәр кашлы түгел,

Көмеш түгел, түгел тимер дә, 
Аллаһ язган язмыш йөзегенә

Тугры булып калдым гомергә.

Кулларымны өткән чагы булды,

Кулларымны үпкән чагы булды.

Ялгыш шуып төшкән чагы булды,

И, авызлар пешкән чагы булды. 

Башка язмыш миңа кирәк түгел,

Мең шөкерем – ачы, татлысына,

Мең шөкерем – шикәр, камчысына,

Нәфрәт булмас яшем тамчысында. 
Маңгаема шулай язылгандыр,

Нык сынады минем түземемне.

Ничек булган, шулай кабул итәм,

Бик кадерлим  язмыш йөзегемне. 

 

"КУ" 08, 2021

Фото: pixabay

Теги: шигырь поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев