Логотип Казан Утлары
Шигърият

Язлар миңа сине китермәде...

Ничәнче ел инде бу йөрәгем Җир тирәли ялгыз әйләнә.

Язлар миңа сине китермәде.

Хәбәр бирми үтте җәйләр дә.

Ничәнче ел инде бу йөрәгем

Җир тирәли ялгыз әйләнә.

Бураннардан табармын күк сине

(Юраганга, диләр, юш килә).

Яз гөлләрен күкрәгенә тезеп

Тәрәзәләр, әнә, төш күрә.

 

"КУ" 03, 2017

Фото: pixabay

Теги: поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев