Язлар алда

Чук тәлгәшле каеннары белән,
Камышлары белән ярдагы,
Кайнар яшьле кайгылары белән,
Сагышлары белән җандагы,
Әле генә кар юрганын салган
Яшел уҗым белән кырдагы,
Яңа гына үргә менеп барган
Дәртле җыры белән юлдагы, –
Бар байлыгы белән ничек инде
Җирне шулай ташлап китәсең?
Әй, җиңел дә күңел, галәм гизә.
Хыял җиле, кая илтәсең?
Әнә, язлар җитә: җиргә кара!
Уйсу төшләр һаман кар әле,
Язлар алда, синең ул язларда
Яңгырыйсы җырың бар әле.
«Казан утлары». 1966 ел, 6нчы сан.
"КУ" 05, 2022
Фото: pixabay
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз