Яз көтү

Бездә яз. Кырларда ямь-яшел

Уҗымнар, чирәмнәр шәйләнә.

Озаклап көттермәс, бик тиздән

Керербез чәчәкле җәйгә дә.

Яшәеш тукталмас – сау булсак,

Сау булса саннар да, җаннар да.

Үч, нәфрәт, дошманлык урынына

Сөю һәм мәрхәмәт каннарда.

Кайнаса аңыңны сугарып, –

Һай, рәхәт дөньяда яшәве.

Тик читен хурланып, ут йотып,

Теш кысып, берни дә дәшмәвең.
Кыйланып, кыйналып яшәвең

Яшәүме? Яшьнәүме? Хөрлекме?

Әпипә көенә биюләр

Миллилек, ирекме, ирлекме?

Яшәве соранып, теләнеп,

Намусың, гамеңне үтереп,

Вөҗдансыз, гамьсезгә әйләнеп,

Хак биргән хокукың үтенеп?

Яз килә бернигә карамый,

Берни дә сорамый, алмый да...

Ямь-яшел бөреләр ачыла,

Кышларның үтүен аңлый да...

Бар җиһан яшәрә, уйламый

Боз явар йә кырау төшәр дип.

Кояш гел елмаймас, бер заман

Җәй узар, кышлар да җитәр дип.
Минем дә өметем бөресе

Яз көтә, килер ул – кыш чыкса.

...Һай, озын, йончыткыч икән кыш,

Ватаның хөрлеккә ачыкса. 

 

"КУ" 06, 2022

Фото: unsplash

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: