Яз килгәндә әллә нишли иде...

Яз килгәндә әллә нишли иде, –
Күңел диимме соң, йөрәкме?
Безне дөнья дәшми кайгырырга,
Шыпырт шатланырга өйрәтте.
Тик яз быел башкачарак килде,
Һавасы да гүя кургашын, –
Гел яхшыга юрасын тик кошлар,
Канатлары нурга уралсын.
Йөрәк минем әллә нишли әле,
Аксап ала кайчак,
Хәтергә
Миннән йөз чөергән бер яр килә,
Их, хәтерне бер җилләтергә!
Ләкин җилләр шундый шыксыз быел,
Яз кояшы шундый караңгы, –
Һич чыгасы килми дөньяларга.
Чыгарга да, диләр, ярамый...
"КУ" 01, 2022
Фото: pixabay
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз