Логотип Казан Утлары
Шигърият

Ява карлар, куна карлар иңнәремә...

Ява карлар, куна карлар иңнәремә, шөкер итәм бу карларны күргәнемә.

Ява карлар, куна карлар иңнәремә,

шөкер итәм бу карларны күргәнемә.

Шөкер итәм бу көннәрне күргәнемә,

көннәр буе нидер эшләп йөргәнемә.

Яратам мин кышның карын, бураннарын,

бураннарның адаштырмый торганнарын,

бураннарның тансык кына булганнарын,

сагындырып урамнарга тулганнарын.

Карлар ява, карлар ява, ишеп-ишеп,

аклыгыннан якты кала җанга күчеп,

аклыгыннан аклык кала җанга күчеп,

бу аклыкны таптавы да әллә ничек...
 

 

"КУ" 12, 2021

Фото: pixabay

Теги: шигырь поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев