Логотип Казан Утлары
Шигърият

Ява карлар...

Ява карлар, яңа карлар – Яңа ел кары. Ак төсләргә, пакь хисләргә Урап дөньяны.

Ява карлар, яңа карлар,

Яңа елның кары ява.

Разил Вәлиев

Ява карлар, яңа карлар –

Яңа ел кары.

Ак төсләргә, пакь хисләргә

Урап дөньяны.

Аклыклардан, сафлыклардан

Җылына җаным,

Онытып торам бик азга

Яшьлек узганын.

Ява карлар, яңа карлар –

Йомшак бигрәк тә.

Моң тулы хыял-өметләр

Кабына йөрәктә.

Тагын бер елы гомернең

Тарихка күчә.

Кичә генә булган кебек

Иде югыйсә.

Ява карлар, яңа карлар

Бизәп дөньямны.

Муллык, бәхет алып килсен

Яңа ел кары.

 

"КУ" 05, 2019

Фото: pixabay

Теги: шигырь поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев