Логотип Казан Утлары
Шигърият

ЯШӘР БЕЗНЕҢ ЖУРНАЛЫБЫЗ

Исән безнең кәрван башы, – Яшәр газиз журналыбыз! 

Ил язмышын, тел язмышын

Калмый бары көйләп-сөйләп –

Шул язмышның булды үзе

Безнең газиз әдәбият!

Үткәннәрдән киләчәккә

Җиңел түгел юлларыбыз...

Шул юлларда кәрван башы

Һаман – олуг журналыбыз!

Булды һәрчак әдәби сүз

Халкыбызның таянычы.

Ул – аның наз каләме дә...

Һәм ялт иткән шам кылычы!

Гасырлардан гасырларга

Исән-имин күчәр өчен,

Заманнарның давылларын,

Упкыннарын кичәр өчен

Безнең барлык ышанычны,

Өметләрне бара төяп,

Халкыбызның җан аклыгы

Һәм ныклыгы – әдәбият.

Нинди генә булсалар да

Киләчәккә юлларыбыз,

Исән безнең кәрван башы, –

Яшәр газиз журналыбыз! 


    2006 ел

 

"КУ" 05,2022

Фото: архивтан

Теги: поэзия татарча шигырь

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев