Логотип Казан Утлары
Шигърият

Яшәп булмый гел зарланып, тормыш кыен, дип...

Отасың йә оттырасың – тормыш уен бит...

***

Көчсезгә мин ташланмыймын – түгел киек.

Көнчеллектән яшәмимен эчтән көеп.

Сер түгелдер вак җанлыдан җирәнгәнем.

Минем өчен офыклар – киң, күкләр – биек.

 

***

Шигырьләрем түгел вәгазь, түгел азан,

Күңелемнән ни телимен шуны язам.

Янып яшәү, илһамланып иҗат итү –

Күңелемнең хасияте – түгел җәзам.

 

***

Тик сокланып карауларым очкан кошка,

Күңелемнән ышаныч зур якын дуска.

Күгем – биек, офыгым – киң, җаным – тыныч,

Ни әйтсәм дә, рәхмәтлемен мин язмышка!

 

***

Яшәп булмый гел зарланып, тормыш кыен, дип,

Отасың йә оттырасың – тормыш уен бит.

Үземнең дә хәлләр мөшкел, күреп торасың.

Әй фәкыйрем, әйтә алмыйм, миңа сыен, дип.

 

"КУ" 9, 2019

фото: pixabay

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев